Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Беслан. Онытырга хакыбыз юк!” дип исемләнгән тарихи сәгать

      3 сентябрь - Россиядә бердәмлек һәм терроризмга каршы көрәш Көне. Шул уңайдан Ак-Чишмә мәктәп коллективы Ак-Чишмә авылы  китапханәсебелән бергә  кече мәктәп яшендәге китап укучылар өчен “Беслан. Онытырга хакыбыз юк!” дип исемләнгән тарихи сәгать уздырды. 

       Тарихи сәгать «экстремизм» һәм “терроризм” сүзләренә аңлатма   бирүдән башланды. Аннары китапханәче соңгы вакытта 500 гә якын террорчылык группасы барлыгын, алар соңгы 10 елда 6500 ләп халыкара террорчылык актлары башкарылуын , шуларда ун меңләгән кеше һәлак булганын, аннан да артыгы бик зур зыян күргәнлеген сөйләде. Террорчылар бөтен дөнья  халыклары арасында дуслыкны таркату, кешеләрне бертуктаусыз курку хәлендә  тоту, аерым дәүләтләрнең яки кешеләрнең материаль байлыгына зыян салу максатында шулай эшләвен бик яхшылап аңлатты. Укытучы Гарифуллина Ф.Р.   үзенең чыгышында Бесланда булган вакыйгаларны да искә алды, шул мәһшәрдән исән калганнарның истәлекләре белән таныштырды. Бесланда һәлак булган 334 кеше, алар арасында булган 186 мәктәп укучысы хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

“Халыклар дуслыгы-Татарстан халкын бизи торган бер күренеш. Ул –безнең иң зур байлыгыбыз”,- дигән канатлы әйтем һәр чорда да кулланма итеп алырлык алтын сүзләр ,- дип дәвам итте китапханәче. Шикле кешеләр, шик тудыра торган төргәк, сумкалар янында үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек.

 «Без терроризмга каршы!» исемле китап күргәзмәсе эшләде.