“Татарстан – минем республикам!” Шигърият сәгате
Республика көне - күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек, бердәмлек символы бәйрәме. Без төбәгебезнең байлыгы, кешеләре, тарихы һәм мәдәнияте белән хаклы рәвештә горурланабыз. Китапханәбез шушы бәйрәм уңаеннан шигърият сәгате үткәрде. Китапханәче бу бәйрәмнең кыскача тарихы белән таныштырды. Кечкенә китап укучылар туган якка багышланган матур шигырьләр укыдылар.