Авыл көне "Бер яшьлектә, бер картлыкта!"
Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкы бердәмлеген ныгыту максатларында, җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә 2021 ел – Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Аларның һәркайсы бик тә кадерле, бик тә якын. Һәркемнең туган теле, аның әнисе кебек аеруча сөекле, шуңа да мәңге аерылгысыз, изге төшенчә. Адәм баласының иң изге, иң мөкатдәс хисләренең берсе – туган телгә гаме, хөрмәте булу. Шушы гыйбарәне аңлату максатыннан Ак-Чишмә авылы китапханәчесе киң катлау китап укучыларны “Туган телем – иркә гөлем” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды, китап укучыларга нәкъ иркә гөл кебек, туган телне яхшылап тәрбияләргә, сакларга һәм якларга, чын күңелдән яратырга кирәклеген төшендерде. Кечкенә китап укучылар сәнгатьле итеп төрле телләрдә шигырьләр сөйләделәр. 26 нчы июньнең Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне икәнен билгеләп үттек, “Без наркотикларга каршы!” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык. Китапханәче “наркотик”, “наркобизнес” төшенчәләрен аңлатма бирде. Ул соңгы вакытта наркоманиянең бөтен дөнья буйлап киң колач җәюен , наркодиллерларның үз максатларына ирешү өчен бер әйбердән дә тайчанмавын ачынып сөйләде , наркотикларны чиксез куллану аркасында бик күп яшьләрнең һәлак булганын , аннан да артыгы бик зур зыян күргәнлеген сөйләде. Әти- әниләрне һәрчак балаларга игътибарлы булырга чакырды. Балаларны физик хезмәт белән куп шөгыльләнергә, спорт белән шөгыльләнергә, дөрес яшәү рәвеше алып барырга чакырды. Китап укучылар милли хәрәкәтчән уеннарыбызны уйнап, рәхәтләнеп сәламәтлекләрен ныгыттылар, бик күп бүләкләр алдылар.