Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Балалар өчен “Тәмле сүз – җан азыгы” исемле тәрбия сәгате .

Максаты: Балаларда мәрхәмәтлелек , кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү .

Балаларга сүз турында табышмак әйттем, алар җавабын таптылар.

Аннары балалар белән “Тәмле”,”Тылсымлы” сүзләр дөньясына “сәяхәт” иттек.

“Тәмле сүз”Әдәпле булу серләре-Казан:ТКН-2013-38б. китабыннан Әминә Бикчәнтәеваның ”Тәмле сүз” исемле хикәясен укыдык. Тәмле телле булуның  ничек икәнен билгеләдек,тупас сүз башкаларның күңелен рәнҗетә алуын әйтеп үттек. Шул китапның 37, 45 нче битләреннән мәкальләрне укып аларга аңлатмалар бирдек.

“Салават күпере” журналындагы ( ноябрь 2016 ел) Абдулла Әхмәтнең “Ай-һай” хикәясен укыдык. Нинди сүзләрнең тәмле, кайсыларының тупас икәнен атадык.

Йолдызның “Тылсымлы сүзләр”  шигырен һәм Әхсән Баянның”Кошлар рәхмәте” исемле хикәяләрен укыдык.

Балалар белән бергә “ Кайсы сүз тәмле?” дигән уен уйнадык. Төрле сүзләр атадык, балалар матур сүзләргә кул күтәрәләр, тупас сүзне”бу сүз тупас” дип әйтәләр.

Балалар әти-әнидән тәмле сүз ишетү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйләде.

Риза Фәхретдиннең Мөгамәлә әдәпләре белән таныштык.