Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Моң чишмәсе” исемле китап күргәзмәсе

    Китапханәбездә бөек татар композиторы Салих Сайдашевның тууына 120 ел тулу уңаеннан оештырылган “Моң чишмәсе” исемле китап күргәзмәсе эшли.  Биредә композиторның тәрҗемәи хәле, аның тормышын һәм иҗатын яктырткан мәкаләләр, истәлекләр, Кәрим Тинчурин, Г.Тукай бәйләнешләре белән танышырга була. 

     Салих Сайдашев татар профессиональ музыкасының әтисе дип санала. Ул чын профессиональ, югары иҗади дәрәҗәдә беренче композиторлар тәҗрибәсен  нәтиҗәләде, купъеллык халык традицияләрен европа музыкасы тәҗрибәсе белән берләштерде, һәм бу нигездә чын милли профессиональ сәнгатьне оештырды. Аның беренче укытучысы - халык музыканты Загидулла Яруллин. Ул 1918нче елда яшь музыкант оркестр оештыра.

   “Советлар Армиясе маршын” яза, оста пианист һәм дирижер була. К. Тинчуринның “Казан сөлгесе”, “Зәңгәр шәл”, “Кандыр буе”, Т. Гыйззәтнең “Наемщик” драмаларына язган көйләр С. Сәйдәшевнең композиторлык талантының иң югары ноктасы булып торалар.С. Сәйдәшев үзенең 35 ел гомерен татар музыкасын үстерүгә багышлаган, халык күңелендә тирән урын алган мәшһүр шәхесләребезнең берсе.