Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Мәгълумати- белешмә сәгать “Югалуга юл куймыйк!"

      Ашитбаш урта мәктәбендә өлкән мәктәп  яшендәге китап укучылар өчен «Югалуга юл куймыйк!» дип аталган белешмә - мәгълумат сәгате узды. Китап укучылар белән бергәләп яшүсмерләрнең югалу очраклары барлыгын сөйләштек, моңа нинди сәбәпләр китергәнен ачыкладык. “Көтелмәгән, очраклы хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне ничек тотарга?”, дигән сорауга китап укучылар бергәләп җавап эзләдек. Аннары «Югалуга юл куймыйк!» дип аталган электрон презентация карап, яшүсмерләр хәбәрсез югалмас өчен нәрсәләр эшләргә икәнен үзләре ачыклап куйдылар.