Әдәби ачышлар сәгате "Туган як җырчысы"
Мөхәммәт ага Мәһдиев иҗатына багышланган киң катлау укучылар өчен “Туган як җырчысы” дип аталган әдәби ачышлар сәгате узды. Китапханәче кыскача гына Арча районының Гөберчәк авылында туып үскән РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТРның халык язучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Сөнгать улы Мөхәммәт ага Мәһдиевка багышланган“Туган як җырчысы” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды.
Мәһдиев әсәрләрен укыганда туган әдәби ачышларның кайберләре белән киң катлау китап укучыларны да таныштырды.
Ачышларның дөреслегенә инану өчен, Мөхәммәт аганың китапларын китапханәбездән алып укуыгызны көтеп калабыз.