"ТАССР: Беренче адымнар" мәдәни дәрес
Кече мәктәп яшендәге китап укучылар өчен мәдәни дәрес Татарстан автономияле республикасының беренче адымнарын аңлатудан башланды. Китап укучылар Бакый Урманче иҗат иткән беренче герб белән танышты, бу герб 1920 елда Юныс мәйданында ТАССР оешуны игълан иткәндә тәкъдим ителә. Алтын чуклар белән чигелгән кызыл бәрхет байрак китап укучыларга ошады, алар байракның бүгенге көндә ”Казан Кремле” музей – тыюлыгында саклануы хакында, республиканың Конституциясе проекты 1926 елда алтынчы Бөтентатар съездында кабул ителүен белделәр.
Аннары мәктәп яшендәге китап укучылар мәдәни көндәлек буенча республикабызның беренче мәдәният учаклары белән танышты.