Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Дискуссия"Заман техникасын иярлик!"

      Китапханәче башта авыл хуҗалыгының үсеш баскычлары белән таныштырды. Аның бүгенгесен һәм киләчәген күзалларга мөмкинлек бирде. Авыл хуҗалыгы үсешенең төп факторы итеп махсус авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү тармагын тагын да үстерү һәм аны чит илләр дәрәҗәсенә җиткерү икәнен билгеләп үтте, авыл хуҗалыгында нанотехнологияләр куллану киң колач ала баруын конкрет мисалларда күрсәтте.

      «Агро – нано индустрия - важнейший фактор производства экологически чистой сельхоз продукции” дип аталган электрон презентация югарыда әйтелгәннәрне тулысынча күзалларга ярдәм итте. Китап укучыларның игътибарын җәлеп итәрдәй авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләре күрсәтелде.

      Урта мәктәп яшендәге китапукучылар арасында “Сез заманча авыл хуҗалыгы техникасын иярләргә әзерме?” дигән сорауга бергәләп җавап эзләдек. Китап укучылар шәхси хуҗалыкларда күп кенә кул көче белән башкарыла торган эшләрне заманча механикалаштыруның өстенлекле икәнен яхшы аңлый. Шул ук вакытта, колхоз басуларында, техника арасында кайнаучы бер генә китап укучы табылды. Киләчәктә заманча техника йөртергә өйрәтүче һөнәрен үзләштерергә теләүчеләр дә берничә генә. Җанлы аралашу вакытында әлегә куелган сорау ачык калды, җавапның ничеклеген киләчәк үзе күрсәтер, яшь китап укучыларның бу турыда ныклап уйларга вакытлары бар әле.