Китап күргәзмәсе "Без бит Арча яклары"
Арча районыннан чыккан күренекле язучы Гариф Ахуновның 95 еллыгы уңаеннан киң катлау китап укучылар өчен оештырылган "Без бит Арча яклары" исемле китап күргәзмәсендә язучының тормыш юлы, иҗаты, аның чишмәсе белән танышырга мөмкин. Ахунов турында күренекле шәхесләрнең истәлекләре, Гариф ага үзе исән чакта газета битләрендә урнаштырылган әңгәмәләре, шәхси архивындагы фотосурәтләре белән танышырга, әсәрләреннән өзекләр тыңларга мөмкин.