Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

"Без белергә һәм хәтерләргә тиеш!" Тынычлык сәгате

       3 сентябрь - Россиядә бердәмлек һәм терроризмга каршы көрәш Көне . Шул уңайдан  китапханәбез  кече мәктәп яшендәге китап укучылар өчен "Без белергә һәм хәтерләргә тиеш!" дип исемләнгән тынычлык сәгате уздырды. 

       Тынычлык сәгате «экстремизм» һәм “терроризм” сүзләренә аңлатма   бирүдән башланды. Аннары китапханәче соңгы вакытта 500 гә якын террорчылык группасы барлыгын, алар соңгы 10 елда 6500 ләп халыкара террорчылык актлары башкарылуын , шуларда ун меңләгән кеше һәлак булганын, аннан да артыгы бик зур зыян күргәнлеген сөйләде. Террорчылар бөтен дөнья  халыклары арасында дуслыкны таркату, кешеләрне бертуктаусыз курку хәлендә  тоту, аерым дәүләтләрнең яки кешеләрнең материаль байлыгына зыян салу максатында шулай эшләвен бик яхшылап аңлатты. Ул үзенең чыгышында Бесланда булган вакыйгаларны да искә алды, шул мәһшәрдән исән калганнарның истәлекләре белән таныштырды. Бесланда һәлак булган 334 кеше, алар арасында булган 186 мәктәп укучысы хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Сүзен йомгаклаганда экстремизмның ислам диненә бер катнашы да юклыгын , исламның бик гуманлы дин икәнлеген бик яхшылап аңлатты .

Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиевнең “Халыклар дуслыгы-Татарстан халкын бизи торган бер күренеш.Ул –безнең иң зур байлыгыбыз”,дигән фикере һәр чорда да кулланма итеп алырлык алтын сүзләр ,- дип дәвам итте китапханәче. Укытучы Гарифуллина Ф.Р. шунда утырганнарга сорау бирде:

-                     Сез ничек уйлыйсыз,террорчыларның максаты нәрсә ?

Җаваплар төрлечә булды:

- Халык  арасында коткы тарату.

- Дәүләт, кешеләр милкенә зыян салу.

- Кешеләрне курку халәтендә тоту һәм күпләп юк итү.

- Төрле халыклар арасында тыгыз дуслык элемтәләре булдыруга каршы килү.

Китапханәче кабат сорау бирде:

-Нинди саклык чаралары күреп була?

1) таныш булмаган яки киенүе, сөйләме, үз-үзен тотышы сәер булган кешеләр белән сак булу,

2) йөргән урыннарда иясез пакетлар, төргәкләр табылса , бу турыда полициягә хәбәр итәргә,

3) үз халкыбызның тарихи һәйкәлләрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен әйбәтләп өйрәнергә  һәм шулардан читкә тайпылмаска.