Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Музыкаль кунакханә "Сезне бизи елмаю"

     Максаты:  Кечкенә класс укучыларында әниләргә, әбиләргә карата ихтирам хисе тәрбияләү. Хатын-кызларны  бәйрәм белән котлау.

    Киң катлау китап укучылар өчен “Сезне бизи елмаю”  исемле Халыкара Хатын - кызлар көне уңаеннан оештырылган музыкаль кунакханәне мәктәп мөдире  Сабирзянова Х.Х.  бәйрәм котлавы белән ачып җибәрде.

     Балалар әниләргә багышланган шигырьләрне башкардылар, әниләргә, әбиләргә багышланган җырлар җырладылар, матур биюләр башкардылар. Әниләргә үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар. Кызлар, әниләр төрле ярышларда үз осталыкларын күрсәттеләр.

    “Сез – дөньяның нуры, бизәге” исемле китап күргәзмәсе эшләде.

     Кичә куелган максатка иреште.