Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Фольклор кичәсе “Халык бер әйтә, берәгәйле әйтә!”

         Каюм НасыйриныңАдәм... үзенең туган телен кагыйдәсез дә белер...” дигән сүзләре  белән таныштык, аның мәгънәсенә төшендек. Шул исемдәге китап күргәзмәсе белән таныштык.

         Укытучы Гарифуллина Фәния фольклор уеннарының безнең тормыштагы әһәмиятен бик ныгытып аңлатты. “Бу уеннар аркылы туган телебезне яратырга өйрәнәбез һәм саклауга ирешәбез”, - дип әйтте.

        Күмәк җырлы – биюле уеннар уйнадык, уен арасында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар әйтештек.