Түгәрәк өстәл “Эше барның – эше бар”.
Максаты: Тырышып хезмәт иткән кешегә чын күңелдән яратып башкарган эш башкаларның хөрмәтен яуларга сәләтле икәнен аңлату, балаларда һәртөрле шөгыльгә мәхәббәт тәрбияләү.
Китапханәче “Җире барның җиме бар” исемле китап күргәзмәсе, кул эшләре күргәзмәсе белән таныштырды.
Башта бакчада нәрсәләр үстереп булуы хакында сөйләштек. Һәр бала үзләренең һәм мәктәп бакчасында нәрсәләр үстерүләре турында сөйләде.
Аннары бакчада үскән җиләк-җимеш, яшелчәләр,чәчәкләр нәрсә өчен икәне турында аңлаштык.
Катнашучы балалар бакчада нинди эшләр эшләүләре, әти-әниләренә ничек ярдәм итүләре турында сөйләделәр. Әти- әниләре нинди кул эшләре тотуын әйттеләр.
Соңыннан “Эше барның ашы бармы?” исемле анкета сорауларына җавап яздык.