Тәрбия сәгате “Язмышларга буйсынмас җаннар”
Урта мәктәп яшендәге китап укучылар өчен “Язмышларга буйсынмас җаннар”исемле тәрбия сәгатендә физик мөмкинлекләре чикле булып та чикләнмәгән мөмкинлекләргә ия булучылар хакында сүз барды. Һәркайсыбызга яхшы таныш булган Фәнис Яруллин, Гакыйл Сәгыйров, Рөстәм Нәбиевларның тормышы һәм иҗаты турында сөйләштек, аларга иҗат итүдә кемнәр ярдәм иткәнен ачыкладык.
Китапханәче шушы шәхесләргә багышлап эшләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды.
Аннары китап укучылар бу язучыларның әсәрләрен кычкырып укыдылар.