Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Мәдәни дәресе “Әйдә көйләр патшалыгына”

     Кече мәктәп яшендәге китап укучылар өчен “Әйдә көйләр патшалыгына” исемле  мәдәни дәрес “музыка” сүзенә аңлатма бирүдән башланды. Классик музыка, үзешчән композиторлар язган музыка, халык көйләре турында сөйләштек, музыка иҗат итүдә нинди һөнәр ияләре катнашуын ачыкладык.

     Укучыларның мәдәни көндәлегеннән музыкаль Татарстан бите белән таныштык.

     Китапханәче танылган композитор, татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевка багышланган китаплар белән таныштырды.

     Аннары кечкенә китап  укучылар  белән классик музыка  тыңладык.

     Дәрес бик мавыктыргыч булды, укучыларга бик ошады.