Библиография көне"Барысын белергә телим"
Максаты: Китап укучыларга сүзлекләрнең, энциклопедияләрнең кирәк икәнлеген күрсәтү, алар белән файдаланырга өйрәтү.
Иртәдән кече мәктәп яшендәге китап укучылар белән “Сүзлекләрне куллана белик” дип исемләнгән библиографик дәрес уздырдык. Орфографик, синонимнар, татарча-русча уку-укыту сүзлекләре, инглизчә-русча-татарча сүзлекләр белән таныштык, билгеләнгән сүзләрне эзләп таптык, кем иң күп сүзне таба бәйгесе уздырдык. Татар исемнәре сүзлегеннән катнашучыларның исемнәренең аңлатмаларын таптык. Библиографик описание эшләргә өйрәндек. Балалар энцеклопедиясе белән кулланырга өйрәндек.
Киң катлау китап укучылар белән “Энциклопедия барысын да әйтеп бирә” исемле библиография дәресендә филолог, рәссам, химик, игенче, музыкант энциклопедик сүзлекләре белән эш итәргә өйрәндек. Балалар энциклопедиясе белән таныштык. Кече совет энцеклопедиясен җайлы гына итеп файдаланырга өйрәндек . Библиографик описание эшләргә өйрәндек. Биремнәр язылган карточкалар өләштем, һәркем шуны үтәде. Соңыннан махсус таблицада дәрескә үз бәяләрен белдерделәр.