Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Китап төзелеше” Дәрес-практикум

1 февраль көнне Хәсәншәех авыл китапханәсендә  «Китап төзелеше» дигән дәрес-практикум узды. Китап уку айлыгы кысаларында узган әлеге чарага 2 сыйныф укучылары чакырылган иде. Балалар материалны зур кызыксыну белән тыңладылар. Дәресебез «Балаларга китап төзелеше турында»  исемле презентация ярдәмендә тулыландырып барылды. Укучылар китап элементлары белән таныштылар: тыш, тышлык, супертышлык, форзац, фронтиспис, факсимиле, титул бите, кереш сүз,  ахыргы сүз, иллюстрация, эчтәлек, корешок, аннотация һәм аларны практикада үзләре тапты да. Чара ахырында дәрестә алган белемнәрен кулланып өйдә  уку өчен китаплар сайладылар.