Хәсәншәех авыл китапханәсенә китаплар бүләк иттеләр
Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров Хәсәншәех авыл китапханәсенә 300 данәдән артык китап бүләк итте. Алар арасында әдәби һәм балалар китаплары, сүзлекләр, белешмәлекләр һәм башка төрле басмалар бар. Бездә авыл халкы китапханәгә бик актив йөри һәм бүләк китаплар өчен бик рәхмәтле.