Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Игътибар! Безгә яңа китаплар кайтты!” Информацион китап күргәзмәсе

Яңа әсәр-китап белән дус булган укучылар өчен һәрвакыт зур сөенеч. Шуңа күрә без тизрәк китап яратучы дусларыбызны сөендерергә ашыгабыз. Хәсәншәех авыл китапханәсенә тагын яңа китаплар кайтты һәм  “Игътибар! Безгә яңа китаплар кайтты!”  исемле китап күргәзмәсендә урын алды. Безнең китапханәбездә бүгенге көндә 4500 китап исәпләнә, 18 исемдә газета-журналлар килә. Даими китап укучыларыбыз һәрвакыт яңа кайткан китаплар, газета-журналлар белән танышып тора. Барлык китап сөюче дусларыбызны китапханәдә көтеп калабыз. Рәхим итегез!