“Ул бөек еллар каршында баш иик!” Обелиск янында тантаналы митинг
Күркәм гадәт буенча 8 май көнне Хәсәншәех авылында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы митинг булып узды. Мәктәп укучылары каһарманнар истәлегенә һәйкәл каршына чәчәкләр салдылар, искиткеч бәйрәм концерты бүләк иттеләр. Ветераннар өчен бәйрәм мул итеп әзерләнгәнт табын артында дәвам итте.