”Китапханәгә бүләк китаплар” Китап күргәзмәсе
Хәсәншәех авыл китапханәсендә фондны яңарту, яңа әдәбият белән тулыландыру максатыннан “Китапханәгә китап бүләк ит” акциясе үткәрелде. Бу акциядә китапханәбезнең иң актив китап укучысы Рамазанова Сиренә катнашып, китапханәбезгә бай эчтәлекле, матур бизәлешле хайран гына китаплар бүләк итте. Мондый акциядә аның беренче генә катнашуы түгел инде. Рамазанова Сиренәгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Инде китапханәгә бүләк ителгән китапларның күбесе үз укучыларын тапты да. Кадерле укучылар, ”Китапханәгә бүләк китаплар” исемле бүләк ителгән китаплар күргәзмәсенә рәхим итегез!