Сәламәтлек сәгате "Физик һәм рухи сәламәтлек-яшәү нигезе"
Бүген -7 нче апрель- Бөтендөнья сәламәтлек көне.1948 елда нәкъ шушы көнне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы булдырыла, ә 1950 елдан Сәламәтлек көнен ел саен үткәрү традициягә әверелә.
Бөтендөнья сәламәтлек көне-үз иминлеге, сәламәт тәне һәм көчле рухы турында кайгыртучы һәркем өчен мөһим бәйрәм.
Һәм шушы уңайдан бүген очрашуга авылыбыз фельдшеры Рәмзия Мансур кызын чакырдык.
Ул иң кирәкле һөнәрләрнең берсен сайлап, шушы еллар буена аңа тугры булган үз эшенең остасы. 45 елдан артык хезмәт дәверендә ул үзенең төпле белемле, төгәл диагноз куя белүе, авыруларга үтә игътибарлы булуы белән авыл халкының ихтирамын, үзенә ышанычын яулады.
Рәмзия Мансуровнага олы хезмәте өчен рәхмтебезне җиткерик. Һөнәри юлында шатлыклы вакыйгалар һәм рәхмәтле пациентлар күбрәк булуын, алдагы көннәрендә куйган хезмәтенең игелеген күреп, бай яшәвен телик.
Очрашуыбызны йомгаклап, сәламәтлекне чыныктырган кебек, рухны да чыныктыру кирәк. Матур әдәбият уку, халык иҗаты, тарихы белән кызыксыну, халык педагогикасына, дингә таяну, дөньяга битараф булмау-рухны баета. Ә рухлы кеше-сәламәт кеше дидек.