Очрашу кичәсе “Авылыбыз остасы”
«Пушкин картасы» проекты кысаларында балалар «Флористик рәсем сәнгате техникасында картина» мастер-классында катнаштылар, анда алар коры чәчәкләрдән, яфраклардан һәм табигый материаллардан уникаль картиналар ясауны үзләштерделәр. Картина ясау буенча осталык серләре белән авылыбызның талантлы остасы Гөлнар Сәгыйтьҗанова уртаклашты.
Гөлнар Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмалаган. Арчада яши, ике кыз әнисе. Аның турында газета-журнал күп язып чыктылар инде. Аның эшләре матур гына түгел — аларда безнең мәдәниятебезнең, тарихыбызның һәм традицияләребезнең бер өлеше яши. Гөлнарның иҗат җимешләре Россиянең төрле төбәкләрендә генә түгел, хәтта Беларусь, Дагыстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә дә үз хуҗасын тапкан. Аңа заказлар да килә икән.
Бу сәнгатькә ул укымаган, барысына да үзлегеннән өйрәнгән: дивар сәгатьләре һәм панно-картиналар, шамаильләр, өй декоры әйберләре, зәркән бизәнү әйберләре: үзенчәлекле брошкалар, алкалар, беләзекләр һәм башка бик күп әйберләр ясарга да...Теләк булса, сәләтнең бер процентына 99 процент тырышлык салырга кирәк, диләр.
Матурлык күңелләрне күтәрә. Ә Гөлнар кебек, әлеге матурлыкны тудыручы кешеләр күңелдә соклану уята.
Гөлнар, чакыруыбызны кабул итеп, безнең белән очрашуга килгәнегез өчен ихлас күңелдән зур рәхмәт Сезгә! Алга таба да яратып башкара торган эшегездә зурдан-зур уңышлар, иҗат дәрте, илһам, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!
Бу җылы очрашу һәркемнең күңелендә якты истәлек булып сакланыр дип уйлыйбыз. Кем белә, бәлки бүгенге матур очрашудан алган якты хисләр күпләрне иҗатка рухландырыр, яңа талант ачырга сәбәбче булыр. Амин, шулай булсын!