Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Арча районы энциклопедиясен эшләү буенча эш бара

Китап җәйгә чыгарга тиеш. Шуңа күрә, тиз арада безнең авылдан СССР, РСФСР, Ленин, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Хезмәт Даны орденнары, Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары (атказанган) исем алучылар, нинди тармакта хезмәт куйган булсаларда, фәндә, әдәбиятта, сәнгатьтә уңышларга ирешүчеләр, Ана даны медале алучылар (бакыйллыка күчкән 5-10 балалы әниләр дә керә), 1941-1945 елларда орден-медальләр белән бүләкләнүче авылдашлар, Афган, Чечня, СВОда катнашкан, ике һәм аннан да күбрәк сугышчан орден белән бүләкләнүчеләр, полковник , подполковник дәрәҗәсе алган кешеләр, 10 елдан артык предприятиеләр белән (колхоз, совхоз, завод һ.б.) идарә иткән җитәкчеләр керә (бу мәгълүмат авылдан читтә яшәүчеләргә дә кагыла).
Монда шулай ук оешмалар, торак пунктлар, табигать объектлары һ.б. керәчәк.
Бу уртак эш. Без моны сезнең өчен эшлибез, ә сез – үзегез өчен. Энциклопедия ул сезнең балаларыгыз, киләчәк буын өчен кыйммәтле мәгълүмат чыганагы булачак.
Энциклопедиягә гади кешеләрнең кайсын кертергә? Бу сорауга энциклопедия төзү буенча эшлекле белгеч җавабы.
– Кеше 40 ел бер урында эшләргә мөмкин. Намуслы хезмәт итә. Ә аның бары тик бер Мактау грамотасы бар. Совет чорында Мактау грамотасын алу бик кыен иде. Ә ул тырыш, намуслы, яхшы кеше. Аны бар да хөрмәт итә. Ә нишләп әле аны энциклопедиягә кертмәскә?!
Мәгълүматлар фото-рәсемнәр белән булса яхшы.