Тукайны бергәләп укыйбыз
Татар халкында бөек шагыйребезнең әсәрләрен белмәгән кеше юктыр. Ул безгә гаҗәеп зур байлык – шигырьләр, җырлар, хикәяләр, әкиятләр калдырган. Балалар аның шигырьләрен, әкиятләрен укып, яраткан җырларын җырлап, тормыш сабагы ала.
“Ай һәм кояш” шигыре 1909 нчы елда язылган. Язылганга бер гасырдан артык гасыр үтсә дә, ул балаларның иң яраткан шигырьләренең берсе булып кала бирә. Еллар үтсә дә, аның иҗатына булган кызыксыну кимеми. Киресенчә, кешеләр аның шигырьләрен укып, үзләренә юаныч, күңел тынычлыгы, рухи азык таба. Галимнәр, шигырь яратучылар өчен мавыктыргыч бер дөнья булып кала бирә...
Ай һәм Кояш
Һималая тау өстендә алтын бишек,
Кояш йоклый һәр кич саен шунда төшеп;
Җил төн буе йоклаганын саклап тора,
Тирбәтә һәм өстен-башын каплап тора.
Йокысыннан Кояш ничек уяндисә,
Җил шул вакыт җилбер-җилбер итеп исә;
Исә-исә бөтен дөнья буе китә:
— Торыгыз! — ди, — уянырга вакыт җитә!
Торып чыккач шул бишектән Кояш агай,
Анда кереп йоклый инде энесе Ай;
Йоклый шунда йолдызлар да өелешеп,
Оядагы йоклап яткан кошчыклардай.
Каты йоклап Ай бишектә мәгърибкәчә,
Торып чыга, көлеп җиргә нурын чәчә;
Кояш һәм Ай — ике туган агай-эне —
Менә шулай дустлык берлән нәүбәтләшә.
Әлеге шигырь буенча балалар өчен 2011 елда «Ай һәм Кояш» мультфильмы төшерелгән.