Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Татарстанда “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты старт алды

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Татарстанда “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты старт алды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 8 гыйнвардан башлап “Тукайны бергәләп укыйбыз” масштаблы республика проектына старт бирде.

Проект кысаларында бөтен республика буенча китапханәләр базасында махсус әдәби клублар эшли башлаячак. Пәнҗешәмбе көннәрендә атналык очрашулар Тукайның шигъри мирасын укуга һәм өйрәнүгә багышланачак. Катнашучылар аның татар һәм рус телләрендәге әсәрләре дөньясына чума алачак.