Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына бүген 125 ел
Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына бүген 125 ел. Без -Гомәр Бәшировның “Сиваш”ын, “Намус”ын, “Җидегән чишмә”сен һәм “Туган ягым – яшел бишек” һәм башка әсәрләрен укып, “Җидегән чишмә” җырын тыңлап үскән буын. Исән чагында ук классик саналган, югары урыннарда эшләгән, чит телләргә әсәрләре иң күп тәрҗемә ителгән, Сталин бүләге алган Гомәр Бәширов югары сыйфатлы әсәрләре белән киң катлам укучылар арасыннан танылды. Аларның мәхәббәтен,тирән ихтирамын казанды. Әдип иҗат эшеннән тыш, халык аыз иҗаты әсәрләрен туплап чыгару белән дә актив шөгыльләнә.
Аның әсәрләре сурәт нәфислеге, җылылыгы, яктылыгы белән истә кала. Г. Бәширов — туып-үскән җирен данлаучы, аны яратырга өйрәтүче әдип.
20 гасырның дөньяны тетрәткән вакыйгаларын –өч революцияне, ике олы сугышны башыннан кичергән язучы Гомәр Бәширов бу хәлләрнең шаһиты гына түгел, күбесенең актив катнашучысы да. Врангель һәм Махнога каршы сугыша, Кырымны яулауда, Сиваш сазлыгын кичүдә катнаша. Аңа авылны күмәкләштерү мәшәкатьләрендә кайнарга, 1941-1945 еллар сугышы чорында хәрби җурналист сыйфатында төрле фронтларда булырга, хәрабә хәленә китерелгән илне аякка бастыруны күрергә, торгынлык чорын башыннан уздырып, азатлык җилләре исеп алган бәхетле көннәрне күрергә насыйп була.
Үзе исән чагында ук дан-хөрмәтне белеп, тоеп яшәүчеләр күп түгел. Г. Бәширов шул бәхетле язучыларның берсе. Яше белән дә, саллы хезмәте, әдәбиятта тоткан урыны белән дә, халык үзе аңардан киңәш сорап мөрәҗәгать итәрлек акыл иясе булуы белән дә.
Гомәр Бәширов 1985 елда “Гыйбрәт” романын яза башлый. Бу язучының соңгы романы була. Бу – авторның иң уңышлы әсәрләреннән берсе. Укучылар бу әсәрне бик яратып укыйлар.
Ул озак еллар буе Татарстан Язучылар берлегенә җитәкчелек итә. Совет әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Октябрь Революциясе орденнары белән бүләкләнә, 1996 нчы елда аңа Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.
1901 елның 7 гыйнварында Арча районы Яңасала авылында дөньяга килгән язучы һәм фольклорчы Гомәр Бәширов 99 яшендә вафат була.
Әйе, Гомәр ага Бәширов бик бәхетле язучы, чөнки аның әсәрләре әле киләчәк буыннарга да үрнәк булырлык һәм алар үз укучыларын табарлар дип өметләнәм.