Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Бүген – күренекле шагыйрь Хәсән Туфанның тууына 125 ел тула

Хәсән Туфан — озын гомерле шагыйрь. Ул революция, күмәкләштерү еллары, сугыш афәтләре һәм башкалар аша уза. Аны чор, ха­лык кичергәннәр шагыйрь итә.

Хәсән Туфанның иҗаты безнең барыбызны да яшәргә, мәгънәле яшәргә рухландыра. Аның канатлы гыйбарәгә әйләнгән шигъри юллары күңел кылларыбызны тибрәтә.

"Бирде дөнья кирәкне,

Еламаска өйрәтте...

Кайсыгызның кулы җылы? –

Бәйлисе бар йөрәкне..."

Татар шигъриятендә табигатькә Туфаннан да якын торган шагыйрь булмагандыр. Табигать – Хәсән Туфанның юлдашы, дусты, киңәшчесе һәм илһамчысы.”Әни миндә табигатьтәге бар нәрсәнең җаны бар икән, чишмәләр генә түгел, йолдызлар да , җилләр дә сөйләшә икән, дигән “иман” тудырды”,- ди ул.

Менә ул чәчәкне юатып болай ди:

Синең парың еракларда түгел,

Шул далада, сеңлем, якында.

Ә минеке? Ә минеке ерак,

Ерак әле шул кадәр;

Бу төшләргә килеп җитә алмый

Ни бер сәлам,ни хат, ни хәбәр!

“Аның кешелек батырлыгы  Җәлилләр батырлыгы белән тиң”, диде М.Шәймиев Х.Туфан турында.