Бәйрәм кичәсе "Һәрвакыт булсын Әни!"
Мәктәп коллективы чыгышы авылыбыз әниләре өчен зур бүләк булды.
Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк!
Җил-яңгырдан саклар өчен,
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк!
Ашлар тәмле булсын өчен,
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк!
Гөлләр чәчәк атсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә —
Әни, димәк!
Барлык әниләрне бәйрәм белән ихлас котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, балалар шатлыгы телибез!