Әдәби-музыкаль кичә "Халыклар бердәмлеге көне белән!
Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Хәсәншәех авылы китапханәсе һәм Мәдәният йорты ел саен үткәрелә торган «Сәнгать төне» акциясе кысаларында янә ишекләрен ачты. Матур традициягә әверелгән бу вакыйга «Мәдәниятләр бердәмлегендә – халык көче» девизы астында, шулай ук «Пушкин картасы» проекты кысаларында узды. Кичә бик күп катнашучыларны һәм тамашачыларны берләштерде, аларга искиткеч матур, эчтәлекле концерт программасы тәкъдим итте. Бу бәйрәм безнең уртак тарихыбызны искә төшерергә тагын бер сәбәп булды. Сәхнәдә авылның талантлы үзешчән өлкәннәр һәм балалар коллективлары балкып торды. Алар тамашачыларга онытылмаслык номерлар бүләк иттеләр: күңелгә үтеп керерлек җырлар, туган ил турында шигырьләр, дәртле биюләр - һәр чыгышлары ихласлык, үз җиреңне һәм мәдәниятеңне ярату белән сугарылган иде. Без якташларыбыз, аларның таланты белән горурланабыз!
Бу кичә бездә бердәмлек рухының, кече Ватаныбыз өчен горурлык һәм өлкән буын батырлыкларына тирән ихтирамның никадәр көчле булуын тагын бер кат күрсәтте.