Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Очлы әле иҗат каләме

Хәсәншәех авыл Мәдәният йортында авылыбызның үзешчән шагыйре Тәбрис Фәхретдиновның 65 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе үтте.

Бәйрәм кичәсенә шагыйрьнең авылдашлары, туганнары, якыннары, Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Каурый калям” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, кайткан кунаклар килгән иде.

Мәктәп коллективы Тәбриснең күптәнге хыялын тормышка ашырып, зур бүләк ясаган, шигырьләрен китап итеп җыйган.

Бәйрәм кичәсе шагыйрьнең тормыш сукмагына багышлап видеосюжетлар, авылыбыз үзешчәннәренең җыр-биюле чыгышлары, котлау-тәбрик сүзләре белән үрелеп барды.Тантана сәбәпчесенең күңеле булып, күзләре яшьләнде. Әлеге кичәдә тамашачылар ике сәгатьтән артык Тәбриснең иҗатына чумып, моңланып утырды. Ә сәхнәдә аның сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады. Тәбрис күпләр яратып кабул иткән шигырьләрен укып ишеттерде. Һәм шундый матур кичә оештыручыларга бик зур рәхмәтләрен җиткерде.

Бәйрәмебездә хәрби операция зонасыннан чираттагы ялга кайткан Таһир Дамир улы да катнашты.

Каләм бәйрәмебез бик тә җылы, матур, эчтәлекле килеп чыкты.