Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Әдәби-музыкаль кичә "Монда тудык, монда үстек, монда гомер кичерәбез"

Кичә, Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан, бездә бәйрәм чарасы узды.

Шушы матур, тыныч, ямьле төбәгебездә, кадерен белеп, табигатен саклап, булганына куанып, бердәмлектә, татулыкта яшәсәк иде. Концертыбызны күршеләребез: Кенә, Шушмабаш, Илдус авылларыннан килгән дусларыбыз, авылыбыз үзэшчәннәре ярдәмендә авыл халкына курсәттек. Рәхмәт катнашкан барча артисларыбызга!

30 август Татарстан халкы өчен зур бәйрәм. Бу көнне Татарстан Республикасында берьюлы ике вакыйга - Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көне билгеләп үтелә. Быел шәһәр үзенең 1020 еллыгын, ә Татарстан Республикасына 35 еллыгын билгеләп үтәчәк.

Быел шулай ук илебез зур тарихи вакыйгаларны билгеләп үтте: Татарстан республикасы төзелүгә 105 ел, Арча районы оешуга 95 ел һәм иң зур бәйрәм –Бөек Җиңүнең 80 еллыгы.

Татарстан турында сөйләгәндә, без үз Ватаныбыз турында сөйлибез. Без монда тудык, монда үстек, монда гомер итәбез. Татарстаныбызны бик яратабыз. Кая гыны барсаң да туган җиреңне сагынып кайтасың

Чит җирләргә барсаң, аның матурлыгына, табигатенең хозурлыгына сокланып туймыйсың, әмма барыбер туган җиреңне сагыну хисе йөрәгеңне парә-парә китерә, тизрәк кайтырга ашкынасың, туган җиреңнән дә матуррак, кадерлерәк җирнең булмавына янә инанасың. Язмышыбызда язылганча, монда тудык, монда үстек, монда гомер итәбез.

Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын. Барыгызны да Татарстан көне белән!