Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Әдәби-тематик кичә “Язучы мирасын барлап"

Хәсәншәех авыл китапханәсе «актив озын гомер» край программасы буенча беренче ел гына эшләми, аның кысаларында үз мәйданчыгында төрле тематик чаралар уздырыла. Проектта катнашучыларның чираттагы очрашуы язучылар Мәдинә Маликова һәм Туфан Миңнуллинның юбилей көненә багышланды.

Чарада катнашучылар язучыларның биографиясе һәм иҗат юлы, иң танылган әсәрләре һәм тормышларыннан кызыклы фактлар турында белделәр.

Китап күргәзмәсе төп чарага бик яхшы өстәмә булды.

 

Зыялы, батыр, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай, Хөсәен Ямашев исемендәге дәүләт бүләге иясе, язучы

Мәдинә Маликовага август аенда 90 яшь тулды. Иҗат эшчәнлеген журналистикада башлап, бик күп роман, хикәя, повестьлар иҗат итә ул.

Аның әсәрләре җиңел укыла, теләсә кайсы образ җанлы булып күз алдына килеп баса. Әсәрләрен һәрчак көтеп алалар.

 

Туфан Миңнуллин - халкыбызның күз уңында мәгънәле гомер кичергән, исән чагында ук мәртәбәле бәяләнүгә лаек булган олуг шәхесебез - гаҗәеп талантлы каләм иясе һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе. Иҗатының югарылыгы, камиллеге Татарстан, Русия һәм халыкара дәрәҗәдәге күпсанлы премияләр белән дәлилләнде.

“Замана җилләре ничек исүгә карамастан, туган халкының кайгы-хәсрәтен, шатлык-куанычларын үзенеке дип кабул итүче, шуны җырлаучы Туфан ага безнең аксакалыбыз, олуг остазыбыз иде,” – дип яза Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Бу әдипләребезнең әсәрләре китап киштәләрендә укучыларын көтеп зарыкмый. Алар мавыгып укыла.