Патриотик сәгать "Россия флагы-дәүләт символы"
Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне-Россиядә рәсми рәвештә билгеләнгән бәйрәмнәрнең берсе, ул 22 августта билгеләп үтелә. Бу бәйрәм патриотлыкка өнди, Ватаныбыз өчен горурлык хисе уята. Безнең очрашу шушы датага багышланган иде. Яшь катнашучыларны Россия флагы тарихы, аның формалашу һәм үсешенең барлык этаплары белән таныштырдык. Аннан укучыларны «Без-Россия балалары!» дигән квест – уен көтә иде. Командаларга 6 этап үтәргә туры килде: «Россия тарихы», «Безнең дәүләт», «Россиянең су ресурслары», «Россиянең күренекле эшлеклеләре», «Дин» һәм йомгаклау «Күпмилләтле Россия».
Чара мультимедиа презентация белән үрелеп барды.
Беренче тапкыр ак-зәңгәр-кызыл флаг Алексей Михайлович идарә иткән чорда 1668 елд “Орел” рус хәрби кораблендә күтәрелгән.
Өч төсле флагның законлы “атасы” итеп Петр I танылды. Ул 1705 елның 31 гыйнварында сәүдә судноларында ак-зәңгәр-кызыл флаг күтәрергә кирәклеге турында Указ чыгарган, үзе үрнәген сызган һәм горизонталь полосалар тәртибен билгеләгән.
Петрның төсләрне нәрсәдән чыгып сайлавы табышмак булып калган.
Флаг рәсми статуска 1896 елда гына ия булган.
1918 елда әламне кызыл төскә алмаштыру турында карар кабул ителә. Россиянең тарихи флагы 1991 елның 22 августында кабат гамәлгә керде.
Бәйрәм белән! Дәүләтебез флагы һәрвакыт тыныч, бәхетле һәм көчле ил өстендә җилфердәсен!
Чарада 20 кеше катнашты.