8 июль-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне!
Һәркем өчен әһәмиятле бәйрәм! Барысы да гаиләдән башлана бит. Һәм без һәр гаиләдә бәхет, мәхәббәт, үзара аңлашу, игелек һәм тынычлык булуын телибез. Бу көнне балаларны "Ромашкалы бәхете" бәйрәменә чакырдык. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Петр һәм Феврония турындагы риваятьләр, борынгы заманнардан Мәхәббәт билгесе булган ромашка белән таныштылар. Аннары балалар асфальтта бәйрәм символларын, үз гаиләләрен, туган йортларын ясадылар.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне —православие изгеләре Петр һәм аның хатыны Февронияне искә алуга көненә багышланган. Риваять буенча алар 13 гасырда Муром шәһәрендә яшәгәннәр, саф сөю, гаиләгә тугрылык өлгесе күрсәткәннәр.
Петр белән Феврония гаиләсенең гаҗәеп матур, дулкынландыргыч мәхәббәт тарихына нигезләнгән әлеге бәйрәм күптән инде дини кысадан чыгып, төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштергән гомумхалык тантанасына әверелде.
Бу бәйрәмне Россиядә һәм башка илләрдә, шул исәптән Болгария, Белоруссия, Азәрбайҗан, Украина, Германия, Бөекбритания, Франциядә билгеләп үтеләр.
Бәйрәм белән! Һәрбарчагызга гаилә иминлеге, бәхет, сәламәтлек телибез!
Чарада 16 кеше катнашты.