Милли бәйрәм "Хәсәншәех җыены"
Арча районы Хәсәншәех авылында истәлекле вакыйга - уникаль «Хәсәншәех җыены» милли бәйрәме узды. Чараның тантаналы өлешендә бүләкләү тантанасы булды. Бәйрәмгә бик күп кунаклар кайткан, авыл гөрләп торды. Никадәр туганнарны, сабакташларны, яшьлек дусларын, әби-бабайларны очраштырды һәм серләштерде бит бу бәйрәм. Очрашу, күрешү, бүләкләр алу көне булды бу. Әле бик озакка җитәр бу бәйрәмнең җылысы! Дәртле җырлар, тәмле сүзләр, күңелле уеннар, кояшлы, җылы көн белән истә калган төп бәйрәм кич белән Казаннан килгән күренекле артистлар катнашуындагы дискотекага тоташып китте.
“Авыл җыены” өчен авылдашларыбыз бик рәхмәтле оештыручыларга. Киләсе елларда да барыбыз да исән-сау булып, Авыл бәйрәмнәрен тагын күрергә язсын!