Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Җиңү парадында катнашкан якташыбыз

Парадны Советлар Союзы маршалы Георгий Жуков кабул итә.
Бу тарихи парадта Хәсәншәехта туып үскән, танкист булып хезмәт иткән Мәхмүт Вәлиев та катнаша.
Ул икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була, бик күп орден-медальләр белән бүләкләнә. 4 тапкыр яралана, ике тапкыр контузия ала.
Мәхмүт Вәлиев 1995 елда Мәскәүдә Бөек Җиңүнең 50 еллыгына багышланган Җиңү парадында да катнашкан.
Мәхмүт Вәлиевларның нәселен солдатлар нәселе, дияргә була. Аның бабасы Сәфәргалиев Вәли-Миннебай 1904-1905 елгы рус-япон сугышында катнашкан. Әтисе Миргали 1916-1917 елларда беренче бөтендөнья сугышында катнаша, яралана, Австралиядә пленда була. 1918-1921 елларда Кызыл Армия сафларында гражданнар сугышында катнаша, Колчакка һәм Юденичка каршы сугыша.
Авылдашларыбыз арасыннан моннан 80 ел элек тарихи Җиңү парадында катнашып, Кызыл мәйданнан атлап үткән кешеләр булуы безнең күңелләрдә горурлык хисе уята.
Шул көннән алып Җиңү көне хөрмәтенә хәрби парадлар үткәрү традициягә әверелә. Ел саен бу көнне герой-шәһәрләр – Мәскәү, Санкт-Петербург, Волгоград, Новороссийск, Тула, Смоленск, Мурманскида, шулай ук Калининград, Дондагы Ростов, Самара, Екатеринбург, Новосибирск, Чита, Хабаровск, Владивосток, Североморск һәм Севастополь шәһәрләрендә артиллерия салюты яңгырый.