Бу көн кабатланмасын!
22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне.
Бөек Ватан сугышында башын салганнарның үлемсез батырлыгы йөрәкләребездә мәңге калачак. Киләчәк буыннар өчен алар һәрвакыт батырлык, ватанпәрвәрлек һәм рухи ныклыгыбыз үрнәге булачак.
Моннан 84 ел элек, 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә каршы сугыш башлый, тыныч тормышта яшәүче халкыбыз Ватанны саклау өчен кулына корал ала. Совет халкы Бөек Җиңүне зур югалтулар кичереп яулый. Бу сугышта 27 млн совет кешесе һәлак була. Бу безнең халык тарихында зур фаҗига, кайгы. Без-бу коточкыч сугышта җиңгән кешеләр буыны. Һәм без һәрвакыт моның белән горурланачакбыз. Бу датаны онытырга хакыбыз юк.