Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Зенитчы кыз Мөкәррәмә

Бөек Ватан сугышы елларында ир-егетләр белән беррәттән, кыю йөрәкле хатын-кызлар да илебез азатлыгын яклап, явыз дошманга каршы аяусыз көрәшкән. Шундый авылдашларыбызның берсе турында сөйләп китәсем килә.
Шакирова Мөкәррәмә Шакирҗан кызы 1921 елда Хәсәншәех авылында туа. 1939 елда Казанга китеп, заводта эшли башлый...
Бөек Ватан сугышы башланып, фронт сызыгы Мәскәүгә якынлашкач, фашистлар Горький шәһәрен бомбага тоткач, Идел буен, Казанның хәрби заводларын һава хөҗүменнән саклау өчен кече калибрлы зенит артиллерияләре полкы төзелә. 1942 елның 25 мартында кабул ителгән 1488СС номерлы Оборона Дәүләт комитеты карарын үтәү йөзеннән, ВЛКСМ Үзәк Комитеты ил территориясен дошманның һава хөҗүменнән саклау өчен махсус мобилизация игълан ителә. 1942 елның 10 апреленә 100 000 хатын-кыз армия сафына алына. Шушылар арасында 21 яшьлек Мөкәррәмә дә булган. 1942 елда армиягә алынгач, Казанның 16 нчы завод ишек алдында землянкалар казып, шунда урнашалар. Бераздан 40 нчы завод территориясенә күчереләләр.
Кызларны көндез телефон, телеграф, радиолокация белгечлекләренә укыталар, ату кораллары белән эш итәргә өйрәтәләр.Төнлә кызлар Идел буенда саллардан агач бушаталар. Ашаган ашлары-бер телем кипкән ипи (сохари) һәм өшегән кәбестәле бәрәңге шулпасы була.
Зенитчы кызлар бинокль, прожектор, дальномер белән идарә итә, махсус техник җиһазлар ярдәмендә фашист самолетларын эзәрлекләп утка тотарга, тавышыннан танып, кайсы ил самолеты икәнен, аларның санын, юнәлешен һәм очыш биеклеген белергә тиеш булалар. Зениткачылар белергә тиешле хәрби һөнәрләргә өйрәнгәч, аларны фронтка озаталар. Армия сафларындагы кызны авылда әнисе Латыйфа, туганнары (энеләре Наил 1925елгы, Васил 1927, Илфир 1939 елгы, сеңлесе Кәүсәрия 1931елгы) көтеп тора...
Ә инде 1943 елда энесе Наилне дә сугышка алалар. Ул кече сержант дәрәҗәсендә 6 ел хезмәт итә. Сугыштагы батырлыклары өчен “ II нче дәрәҗә Ватан сугышы” ордены, күп санлы медальләр белән бүләкләнә. Сугышка кадәр колхоз секретаре булып эшләгән егет, туган ягына әйләнеп кайткач, авылда кибетче булып эшли. Хәбибуллин Рамазан абыйның апасы Тәскирә апа белән гаилә корып, бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр.
Сугыштан соң Мөкәррәмә апа Кузбасс өлкәсе, Прокопьевск шәһәренә китеп, гаилә кора. Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Мөкәррәмә Шакирҗан кызының хәрби батырлыгы һәм тыныч тормыштагы хезмәте дәүләт тарафыннан югары бәһалана. Ул бик күп дәүләт бүләкләренә ия була.
Әнисе Латыйфа абыстай (1895 елгы) гыйлемлелеге, ярдәмчеллеге белән абруйлы шәхес була. Колхозда төрле эшләрдә эшли. Әтиләре Сәгыйтҗанов Шакир Сәгыйтҗан улы (1896 елгы), колхозда агротехник булып эшләгән, 1941 елда репрессияләнгән. 1942 елда үлә. 1962 елда аклана. (Книга памяти жертв политических репрессий, Арский район, 2010.-116 ст.).
Аларның гаиләсе хәзер Җаваһирә апа өе булган урында яшәгән.
Бүгенге сүзләребез алар рухына дога булып ирешсен иде! Безнең аларны онытырга хакыбыз юк!