Әдәби сәгать "Язучы һәм аның геройлары"
Бүгенге очрашу язучының 90 яшьлек юбилее уңаеннан узды. Сүзебез әдәбият мәйданында үз урынын тапкан, әсәрләре кулдан-кулга йөреп укылган, кайда барсалар да, танып хөрмәт ителүче әдипләребезнең берсе булган олпат язучы Вакыйф ага Нуруллин һәм аның әсәрләре турында булды. Вакыйф Нуруллин-бәхетле каләм иясе. Ул-утызга якын китап авторы. Язучының әсәрләрендә авыл тормышы бөтен нечкәлеге белән сурәтләнә. Җиңел укыла, аларны укуы рәхәт. Аның геройлары сокландырырлык саф күңелле матур кешеләр.
Вакыйф Нуруллин 1972 елдан – “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”, 1985 елдан “Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр йөртә.
Очрашу чәй өстәле артынды дәвам итте. Чара матур килеп чыкты.