Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Китапханәчеләр көне уңаеннан...

Китапханәчеләр көне уңаеннн Казанга “Әлфия Афзалова. Мәңгелек юл”

спектаклен карарга бардык.

Ул РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисты Әлфия Афзалова турында. Тамашаны елый-елый карадык. Спектакль мәшһүр җырчы Әлфия Авзалованың тормышы, балачагы, тормышта очраган авырлыклар һәм иҗаты турында. 3 сәгатьләп барган спектакльдә тамашачы шушы юлны уза. Хәтердә Әлфия апаның «Үзем турында» китабы яңара. Китапны, Әлфия апа сөйләгәннәр буенча, аның ахирәт дусты, шагыйрә Гөлшат Зәйнашева язган. Спектакльне Резеда Гобәева пьесасы буенча режиссер Айдар Җаббаров сәхнәләштергән. Спектакльдә Әлфия Авзалова башкарган бик күп җырлар да яңгырады.

Спектакльне Әлфия Афзалованың икенче кызы Зөлфия ханым да карарга килгән иде.