Хәсәншәех кызы Закирә
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә хәрби заводта эшләгән авыл кешеләре хакында сөйлисем килә.
Шуларның берсе-Галимуллина (Мингалиева )Закирә Галимулла кызы.Ул 1926 елның 20 августында Арча районының Хәсәншәех авылында, Хәбибуллин Галимулла һәм Зарифа гаиләсендә дөньяга килә. Бу кызга язмыш байтак сынаулар җибәрә: әниләре үлеп, алты бала ятим калалар. Бераздан гаиләгә бер баласы белән Сабира исемле апа килгәч,тагын дүрт бала туа.
Бөек Ватан сугышы башлану бу гаиләнең киләчәгенә зур үзгәрешләр кертә.1942 елның 21 маенда Әһлиулланы (1923 елгы),1942 елның 25 ноябрендә Закирәне(1926елгы), 1942 елның 7 декабрендә гаилә башлыгы Галимулланы (1895 елгы) мобилизациялиләр. Әһлиулла -сугыш кырында, Закирә һәм Галимулла хәрби заводта эшлиләр.
Сезгә уналты яшьлек Закирәнең башыннан үткәннәрен язам. Аны сырган чалбар һәм хәрби киемнәр кидертеп, юлда тукланырга бер бөтен ипи тоттырып, Арча тимер юл вокзалыннан Пермь өлкәсенең Кизел шахтасына озаталар. Сугыш башлангач, бу төбәккә Мәскәү, Ленинград өлкәсенең хәрби заводлары күчерелгән була. Хәрби корал ясаганлыктан, ул заводларны җир астына-ташкүмер чыгарылганнан соң бушап калган җирләргә урнаштыралар. Русча берни аңламаган, авылыннан берүзе бер җиргә чыгып йөрмәгән Закирәне снаряд һәм пуля капсулаларына дары тутыру һөнәренә өйрәтәләр.(документларда бу эш төре"патранировщица" дип аталган) .Эш үтә җаваплы, куркыныч була. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмичә, шартлаулар нәтиҗәсендә, фаҗигәләр дә килеп чыга-эшчеләр һәлак булгалый. Хәрби завод эшчеләренә авылга кайтып йөрергә дә рөхсәт ителмәгән. Закирә авылда калган эне-сеңелләренә ярдәм булсын дип, даими рәвештә посылкалар җибәреп тора. Әтисе Галимулла Киров өлкәсендәге хәрби заводта корал ясый. Өлкән яшьтә булганлыктан, аны 1944 елда демобилизацияләп, авылга кайтаралар.
Ә Закирә Кизелның "Молотовуголь"дә урнашкан N1"Д" махсус заводында биш ел ике ай (1942 елның ноябреннән-1947 елның декабренә кадәр) эшли.Корал ясау туктатылгач, эшчәнлеген 1950 елның мартына чаклы шахтада дәвам итә.
Тырыш хезмәте өчен1946 елның 29 августында "За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945гг"медале, 1948елның 8 мартында "Отличник социалистического соревнования Министерства угольной промышленности восточных районов СССР" билгесе белән бүләкләнә.
Саба районы Курсабаш авылы егете белән гаилә корып, биш бала: 4 кыз, 1 егет тәрбияләп үстерәләр.
Зур тормыш чыныгуы узган кызы белән горурланып, әтисе Галимулла: "Закирә кызым-безнең гаилә бәхетеннән туган бала. Мөмкинлек табып, үзенә эш урыныннан бирелгән тукымаларны, аяк киемен, ризыкны авылга җибәреп торды. Шуның аркасында балаларның бөтенесе дә исән-сау калды,"-дип куанып әйтә торган булган. Өсләрендә пулялар очмаса да, шартлау тавышлары ишетелмәсә дә, Закирә кебек яшүсмерләр ил азатлыгы өчен үзләрен аямыйча эшләгәннәр, җиңү көнен якынайтканнар.Үсеп килүче буын мондый батырлар хакында да белсен иде.