Матур май-Бөек Җиңүле ай!
Җиңү көне уңаеннан үткән бәйрәм кичәбез аеруча истәлекле, күңелләргә үтеп керерлек булды.
Кешелек дөньясын юкка чыгудан саклап калган, илебезгә азатлык, тынычлык китергән батырларыбызның каһарманлыгы әле дә исән, алар халык күңелендә һәм дә дөнья тарихында алтын хәрефләр белән язылган. Без геройларыбызны онытмаска, сафлары сирәгәя барган сугыш ветераннарын, тыл эшчәннәрен, сугыш чоры балаларын хөрмәт итәргә, зурларга, батырлыкларын киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез.