Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Танылган журналист, язучы Гөлүсә Закирова белән очрашу

Бүген бездә танылган журналист, язучы, "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова белән очрашу узды. Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнеп киткән һәм яу кырында һәлак булган энесе Илнур Закиров һәм башка егетләрнең сугышчан юлы тасвирланган "Энекәш" китабы хакында сөйләштек. Чарага Хәсәншәех, Апаз мәктәбе укучылары, хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләре, туганнары, авыл халкы, җитәкчеләр чакырылган иде.
Китапханәбезнең активы Фәния ханым җыентыкка кергән әсәрләргә эчтәлекле күзәтү ясады, матур фикерләрен җиткерде.