Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Бүген-Ленин бабай туган көн

155 ел элек, 1870 елның 22 апрелендә Владимир Ульянов-Ленин туган. Ул бөтен дөньяның тарихын үзгәрткән, халыкны җитәкләгән, безнең яшәү шартларын яхшыртырга тырышкан. Владимир Ленинга кешелек тарихында зур роль бирелә.
Владимир Ильич Ульянов (псевдонимы —Ленин) Сембер шәһәрендә (хәзерге Ульяновск) дөньяга килә. Гимназияне алтын медальгә тәмамлап, Казан университетына укырга керә, әмма 1887 елның декабрендә студентларның революцион җыенында актив катнашканы өчен кулга алына һәм Казан губерниясе Кокушкино авылына озатыла.
Озак та үтми Владимир Ульянов үзлегеннән укып имтиханнарын тапшыра, адвокат ярдәмчесе була. Шулай да сәяси эшчәнлеген туктатмый. Башкалада «Эшче катламны азат итү өчен көрәш берлеге» оештыра. 1897 елда кулга алына һәм Шушинскийга сөрелә. 1905 елдагы инкыйлабтан соң Ленин чит илгә кача, Россиягә 1917 елда гына кайта. Соңрак сәламәтлеге какшап, эшеннән читләшә. Юлбашчы 1924 елның кышында вафат була. Ленин оештырган дәүләт XX гасыр дәвамында яшәп килә.
Илледән артык том хезмәт язып, дөнья пролетариаты юлбашчысы әлегә кадәр табышмак булып кала бирә.