Татар халкы өчен апрель — Габдулла Тукай ае
Ижади эшчәнлеге сигез генә ел дәвам итсә дә, аны исән чагында ук бөек шагыйрь буларак таныганнар. Г. Тукай татар халкының символы булып тора. Ул татар шигьри телен булдыручы, татар публицистикасына нигез салучы. Журналистика, әдәби тәнкыйть, балалар әдәбиятын үстерүгә дә зур өлеш керткән шәхес.