Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Сәламәтлек сәгате «Зарарлы гадәтләр турында файдалы сөйләшү»

Укучылар алдында авыл фельдшеры Закирова Р.М. «Зарарлы гадәтләр турында файдалы сөйләшү»темасы белән чыгыш ясады. Сәламәтлек сәгате барышында тәмәке, электрон тәмәке тарту, алкоголь һәм наркотик куллану, дөрес тукланмау һәм аз хәрәкәтләнү кебек начар гадәтләр каралды. Балалар начар гадәтләр һәм аларны җиңү ысуллары турында файдалы мәгълүмат алдылар. Чара ахырында балалар әлеге тематика буенча видеофильм карадылар.

Бу әңгәмә балалар өчен бик кызыклы һәм файдалы булды. Чара катнашучыларга рәхмәт белдереп һәм сәламәтлекләрен кайгыртырга өндәп тәмамланды.