Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Шәрбән-- тарихлы һәм тарихи истәлекләргә, вакыйгаларга бай авыл

Марат Әмирхановның “Шәһре Бану” романы минем туган авылым Шәрбән турында.

 “1996 елда күренекле галим Әнвәр Хәйри туган төбәге Шәрбән авылының нигезләнүенә 1100 ел тулу мөнәсәбәте илә “Шәһре бану-Шәрбән кыйссасы” дигән китап язып бастырган иде. Минем ошбу әсәремнең чишмә башы да яңа карашлы тарихчының шушы бүләк китабына барып тоташа. Чирек гасыр күңелемдә йөрткәннән соң, ниһаять, анда сүрәтләнгән вакыйгалар роман кыйссасында тәгаенләнде”,- ди автор.

Биредәге вакыйгалар IX  йөзнең ахырларында – Х гасырның беренче дистә елларында Болгар җирләрендә бара. Әсәр үзәгендә төрле язмышлы, төрле холыклы кешеләр, аларның эш-гамәлләре, күңел дөньялары. Үзәктә, әлбәттә, Бәхтияр бәкнең һәм  Хәдичә бикәнең кызы Бану. Ул кыю, уңган, зирәк, төрле һөнәрләргә, шул исәптән сугыш гыйлемнәренә дә ия. Кальгә – калалар да  төзетә. Бу зат романдагы төп вакыйгаларны ялгап, тоташтырып торучы шәхес. Болгарда хатын-кызларның җәмгыятьтә мөһим роль уйнаулары билгеле. Бану образы – моның күркәм бер мисалы. Аның Ярмәк белән көчле мәхәббәте, гаилә корулары укучыларны дулкынландыра. Бу батыр һәм куркусыз зат яу кырында һәлак  була.

Бану исемнәре җисемнәренә туры килешле Хөснеруй, Хөснеҗәмал, Хөсникамал исемле өч кызын  Ярмәк рухында тәрбияләп үстерә. Кече кызы зирәк Хөсникамал гаскәр башлыгы, әти-әнисенең, нәсел-нәсәбенең лаеклы дәвамчысы буларак таныла.

Бу китап-Шәрбәнлеләр өчен иң кадерле булыр. Без авылдашлары, ул чордагы вакыйгаларны ышандырырлык итеп язган, безне легендар әби-бабаларыбызга карата тагын да ныграк кызыксыну һәм соклану уята алган авторга рәхмәт әйтеп, алга таба да аңа уңышлар юлдаш булуын телибез!