Сугыш хатын-кыз эше түгел, дисәләр дә...
Бөек Ватан сугышында авыр солдат йөген нәфис затларыбыз да ир-егетләр белән беррәттән үз иңнәрендә күтәргән...
Хәсәншәех авылында туып –үскән 5 кыз сугышта катнаша. Бер авыл өчен бу-зур сан.
Хафизова Гөлсем Хафиз кызы 1922 елда туган. Карадуган җидееллык мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Русчаны бик әйбәт үзләштерә. Сугышка кадәр төрле эштә эшли.
Әти-әнисе шушы авылда туып үскән— гади җир кешеләре— игенчеләр булган. Хуҗалыкта мал-туар, кош-корт асрап, иген игеп көн күргәннәр. Тырышып эшләп яшәгән бу гаилә.
Илдә күмәкләшү башлангач, аның шаукымы Гөлсем апалар гаиләсенә дә кагылмый узмый. Аларга “кулак” дигән ярлык тагып, мал-мөлкәтләрен тартып алып, өйләреннән куып чыгаралар. Бала чагы бик авыр чорга: коллык, рәхимсезлек, ачлык-хәерчелек, елларына туры килә. Кайгы-хәсрәтләрне күп кичерә.
Гөлсем апаның яу юллары 1941 елның 6 декабреннән башлана. Хәрби хезмәте Рокоссовский җитәкчелегендәге зенит-артиллерия полкында снайпер вазыйфасында үтә. Җиңүче солдат булып, 1945 елның августында туган ягына әйләнеп кайта.
Сугыштан соң налоговый инспектор булып, аннан почта хезмәткәре, совхозда яшелчәчелектә эшли. Әнисе Мәфтуха, апасы Рабига белән авылда бик яхшы нарат бүрәнәләрдән буралган матур, алты почмаклы өй өлгәртәләр. Бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә кызы Гөлсинә апа Мәскәүдә яши.
Гөлсем апа соңгы елларын Шубанда апасы Рабига, җизнәсе Гарафетдин тәрбиясендә гомер кичерә. 1980 елда вафат була, Шубанда җирләнә.
✅Рабига апа- авылыбыз килене Сафина Ләйләнең әбисе.
R.S. Беренче фоторәсемдә апасы Маһисәрвәр белән сугышка киткәндә төшкән.
Икенче фоторәсемдә хезмәттәше Мари-Элдан удмурт кызы Мария белән.